Русия Украинага сугышта үлгән 1245 украин солдатының җәсәден биргән. Бу хакта Украинаның сугыш әсирләре мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Координация штабы хәбәр итте.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, Украина барлыгы 6057 кешенең җәсәден кайтарган. Әлеге эш 2 июньдә Русия һәм Украина арасында ирешелгән килешүләр кысаларында башкарылган.
Сөйләшүләрдә Русия делегациясен җитәкләгән Владимир Мединский "Русия Истанбулда биргән вәгъдәләрне үтәде" дип белдерде. Аның мәгълүматларынча, Украинага 6060 кешенең җәсәде тапшырылган, ә Русия 78 җәсәд кайтарган. Украина ягы Русия бирелгән мәетләр санын әйтмәде.
Истанбулда узган сөйләшүләрдән соң Русия ягы Украинага 6 мең кешенең мәетен тапшырырга әзер дип белдергән иде, ә Украинадан күпме җәсәднең кайтарырга җыенуы турында берни белдермәде.
Узган атнада әсирләр алмашы да узды. Барлыгы дүрт алмаш булды. Алмаш гадәттә бергә бер исәбендә бара, әмма алмашынган әсирләрнең саны шулай ук әйтелмәде. Алмашулар киләсе атна ахырына кадәр дәвам итәр дип ниятләнә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум