Росстат мәгълүматларынча, быел апрель ахырына бәрәңге бәясе 173%ка күтәрелгән. Уртача килосы 85 сумга кадәр арткан. Казанда да ул шул тирә тора. Кайбер төбәкләрдә бәрәңгенең бәясе 200 сумга кадәр җиткән.
Белгечләр әйтүенчә, бәрәңге бәясенең шулай кискен артуы берничә факторга, шул исәптән узган җәйге уңышсызлык һәм чәчү мәйданнарының кими баруына бәйле. Илдә бәрәңге дефицитын хәтта Русия президенты Владимир Путин да таныды.
Язын бәрәңге дефициты һәм бәяләрнең кискен артуы сәбәпле, Русиядә беренче тапкыр "икенче икмәк"не Монголиядән сатып алырга мәҗбүр булды. Бурятиягә дүрт мең тонна монгол бәрәңгесе кертелде. Республикадагы түрәләр әйтүенчә, элек Монголия гасырлар дәвамында бәрәңгене Русиядән ала иде, үзе аны 1960нчы елларда гына үстерә башлады, ләкин хәзерге вакытта анда бәрәңге җитештерү артты, моңа күпмедер совет чорыннан калган, металлолом урынына сатып алынган авыл хуҗалыгы техникасы да сәбәпче. Хәзерге вакытта Монголия бәрәңгесе Төмәнгә дә кертелә.
Бәрәңге иң күп ашала торган ризыкларның берсе. 2023 елда Русиядә соңгы 30 елда иң зур бәрәңге уңышы– 8,6 миллион тонна җыеп алынган. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. Дачаларда һәм шәхси хуҗалыкларда 11 миллион тонна бәрәңге үстерелгән. Әмма фермерлар моңа сөенми, чөнки бәрәңге күп булганда бәясе төшә, җитештерүчеләр зыян күрә, чәчү өчен алынган кредитларны кайтара алмыйлар.
Әлеге хәлдә Европа, Канада, Австралиядә фермерлар киләчәк уңыш турында алдан ук фаразлый, чәчүне планлаштыра. Русиядә исә мондый гамәл юк, шуңа күрә 2023 елда бәрәңге артык күп булганна соң, 2024 елны чәчү мәйданнары кискен кыскартылды, өстәвенә корылык булды. Нәтиҗәдә хәзер илдә бәрәңге җитми.
Илдә кооперация булмау – зур проблем дип саный икътисадчы Андрей Заостровцев. Ләкин бәрәңге җитешмәве тагын берничә факторга бәйле булырга мөмкин, мәсьәлән чит ил орлыгының булмавы.
— Бездә инде күптән чит ил сортларын үстерәләр иде – алар салкыннарга һәм безнең һава торышына чыдам. Хәзер исә импортны үзебезнекеләргә алмаштыру сәясәте аркасында мондый орлыклар калмады диярлек, ә үзебезнекеләр шулкадәр уңыш бирми", дип аңлата ул.
Чит ил орлыкларын чикләү һәм "илебездә үстерелгән орлыкларны сатып алуны арттыру" нияте турында Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2022 елның көзендә ук әйткән иде. Ул илдә яшелчә чәчү өчен үзебезнең орлыклар җитәчәк, дип ышандырды, һәм "дустанә булмаган" илләрдән орлыыкка бәйлелекне туктатырга вакыт, диде. Ләкин кайбер ассоциацияләр ул вакытта ук бу чикләүләргә каршы чыкты, чөнки алар орлык импортына чик кую – илнең авыл хуҗалыгы сәнәгатен туктатуга китерергә мөмкин дип саный.
Чит ил орлыклары һәрвакыт кыйммәт булды, әмма соңгы арада санкцияләр аркасында логистика да кыйммәтләнде. Үз бәрәңгеңне үстерү системасын тагын да алга җибәрү өчен фәнни тикшеренүләр, сортларны үрчетүгә зур чыгымнар кирәк, һәм аларны бөтен хуҗалыкларга җитәрлек күләмдә җитештерү өчен вакыт мөһим.
Тагын бер проблем инфраструктура үсмәве: юллар булмау аркасында бәрәңгене шәһәр кибетләренә бары тик эре авыл хуҗалыгы ширкәтләре генә китерә ала, ә кечкенә хуҗалыклар теләсә дә үз продукцияләрен шәһәр халкына җиткерә алмый.
— Бездә авыл хуҗалыгы техникасы белән дә проблем: чикләүләр кертелгәннән бирле аңа кирәкле алмаш өлешләр бик кыйммәтләнде. Аларның күбесе элек тә чит илнеке иде, хәзер исә аларны кертү авырлашты, димәк, техниканы төзәтү дә бик кыен, ди Андрей Заостровцев. — Әлбәттә, студентларны яки мәктәп укучыларын әле басуга куып чыгармыйлар, элекке кебек, тик минемчә, бу да озак көттермәс..
Икътисадчы Владимир Грязневич чит ил орлыкларын тыю һәм шуның белән имеш, эчке җитештерүне яклау омтылышы ахммаклык дип атый.
—Бу наданнар омтылышы. Эчке җитештерүне ул продукция күләме, сыйфаты һәм бәясе буенча көндәшлеккә сәләтле булганда гына якларга кирәк. Ә тыюлар кертү – икътисади яктан бөтенләй дөрес түгел. Бу кытлыкка һәм бәяләр артуга китерә. Гомумән алганда, дәүләтнең мондый өлкәләрдә катнашуы – бик куркыныч һәм еш кына кире нәтиҗә бирә", дип саный белгеч.
Ә менә аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы техникасы кытлыгы Русиядә юк. Киресенчә Петербур трактор ширкәтендә тракторларның запасы арткан, аларны алучы юк. Моның сәбәбе кредит ставкаларының югары булуы.
БУ ТЕМАГА: Соңгы өч елда Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүгә чыгымнар 67 процентка артканХәзер кибет киштәләрендә бәрәңге Монголиядән генә түгел, ә Мисырдан, Кытайдан, Израилдән, Пакыстаннан да килеп тора, һәм бәяләрне инде чит ил сәүдәгәрләре билгели.
— Импорт бәяләре турыдан-туры рубль курсына бәйле, ди икътисадчы.- Бәяләрнең артуы гаҗәп түгел. Читтән кертелгән бәрәңгенең бик кыйммәт булуын сәүдәгәрләр аңлый. Алар бәрәңге белән тәэмин итеп, ихтыяҗны каплый. Әмма Русия җитештерүчеләре чыгымнары рубль курсына караганда акрынырак арта. Әгәр үзебездәге җитештерү яхшы булса, бәяләр, әлбәттә, күпкә түбәнрәк булыр иде. Ләкин Псковта бәрәңге Петербурдан да артып киткән икән, бу төбәктә уңыш белән чын проблемнар бар дигән сүз.
Икътисадчы фикеренчә, быел авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпчелек төбәкләрдә зур кыенлыклар күзәтелә. Аныңча, төп сәбәпләрнең берсе - Үзәк Банкның югары кредит ставкасы, чөнки авыл хуҗалыгында барысы да диярлек кредитика бәйле.
Зур уңыш та, аз уңыш та начар, тотрыклылык кирәк
— Аларның табышы шулкадәр аз, узган елгы керем хисабына чәчүне тәэмин итә алмыйлар һәм бик югары процентлы кредит алырга мәҗбүр булалар. Өстәвенә - һава торышы. Ни өчендер быелгы җылы кыш кайбер культураларның, аеруча көзге бодайның уңышына начар йогынты ясады, гомумән, язгы чәчүләргә дә зыян салды, дип дәвам итә ул. — Җылы кыш һәм югары кредит ставкалары - быел авыл хуҗалыгын "тулы фаҗигагә" китерәчәк төп ике фактор булды. Ә бәрәңге булмавы - былтыргы ел нәтиҗәсе. 2023 елны ахмаклык беләнме, әллә уңыш бик арзан булганга күрәме, фермерлар чәчү мәйданнарын киметте. Гомумән, ул болай эшләнми, 2024 елда начар коньюктура булачагын кем белгән. Димәк, алар өчен бик зур уңыш та, аз уңыш та начар, тотрыклылык кирәк.
Күп кенә вак феремерлар 2023 елдагы түбән бәяләрне күтәрә алмады һәм чәчүне киметте, чөнки кредитлар бик кыйммәт, ә дәүләт субсидияләре, нигездә, зур ширкәтләргә генә бирелә. Вак хуҗалыклар өчен дәүләт програмы нигезендә ташламалар алу бик авыр, ди Грязневич.
"Дустанә илләр"дән бәрәңге кертүгә пошлиналарны бетерү - ул яхшы чара, ди икътисадчы, ләкин ул бәрәңгегә бәя артуны туктата алмады. Ә бәрәңге ипи белән бер рәттән иң кирәкле азык-төлек. Иң арзан кибетләр "Магнит", "Пятерочка"да бәяне 80 сумнан арттырмаска тырышалар иде, ләкин бу да халык өчен артык кыйммәт.
Казанда әлеге кибетләрдә дә инде бүген бәрәңге бәясе 100 сумнан артып китә, бары ташлама белән сатканда гына 85-89 сумга алып була.
Дәүләт Думасында бәрәңгегә, социаль әһәмияткә ия азык буларак, дәүләт тарафыннан бәяләрне көйләү тәкъдиме яңгырады.
— Бу дәүләтнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә субсидияләрне сизелерлек арттырса гына ярдәм итә ала. Ягъни, халыкка бәрәңге очсызракка сатыла, ә бәя аермасын фермерларга дәүләт кайтара. Ләкин бюджетта моның өчен акчаны кайдан алырлар, дип аптырый икътисадчы. — Җитештерү күләме бик зур, монда миллиардлар кирәк. Бәяне 100 сумнан 80гә төшерү - бер хәл, әмма 80 сум да күпләр өчен кыйммәт, шуңа 50 сумга төшерергә кирәк. Димәк калган 50 сумын дәүләт түли булып чыга. Ә бу бик зур чыгымнар.
Базар бәяләре барысы өчен дә уртак булырга тиеш һәм аны ясалма төшерү бик куркыныч эш дип саный ул.
— Бу темага махсус тикшеренүләр бар. Анда дәүләтнең базар бәяләренә тыкшынуына нинди хәвефләр китерергә мөмкин икәнен күрсәтәләр. Баштарак бу нәтиҗә бирәчәк, халык канәгать булачак, ләкин соңрак вак фермерлар бөтенләй бу эштән баш тартачак. Дәүләт програмында катнашкан эре хуҗалыклар гына эшләп калачак, чөнки мәҗбүр булачаклар, аларның башка сайлау юлы калмый, ди Грязневич.
Язманың оригиналы - Север.Реалии.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!